news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин тугыз яшьлек малайга Яңа елга ноутбук бүләк итте

Парламент җитәкчесе, «Бердәм Россия» төбәк бүлеге секретаре «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясендә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин тугыз яшьлек малайга Яңа елга ноутбук бүләк итте
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче 9 яшьлек Тамерлан Магнитскийның Яңа ел теләген үтәде. Парламент җитәкчесе малайга ноутбук тапшырды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советында парламент утырышы узган көнне «Теләкләр чыршысы»ннан открытка сайлап алды. Тамерлан открыткада дистанцион уку өчен планшет яки ноутбук сорап язган. Бүген парламент җитәкчесе малайга озак көткән бүләген тапшырды һәм уңышлар теләде. «Тулы тормыш белән яшә! Синең барысы да яхшы булсын», — диде ул.

Тамерлан Казанда яши. Сәламәтлеге белән проблема булуга карамастан, аның кызыксынулары күп. Мисал өчен, малай яңа конструкторлык ысуллары уйлап табып, «киләчәк автомобиле» ясау турында хыяллана.

Тамерланның әнисе Алсу Магнитская республика җитәкчелегенә, «Бердәм Россия» партиясенә балаларга карата игътибарлы мөнәсәбәте һәм теләкләре өчен рәхмәт әйтте. «Хәзер мин дә могҗиза бар икәнен беләм», — диде ул.

«Теләкләр чыршысы» проекты барысын да берләштерде. Президент, депутат, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр — барысы да чыршыдан балалар үтенече һәм теләкләре язылган открытка алды. Барлык балачак хыяллары чынга ашачагына ышанам. 2021 ел җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Барлык татарстанлыларга рәхмәт әйтәм, нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм иминлек телим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100