news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Туган тел көне белән котлады

“Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән, бу көн һәркайсыбыз күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул - РФ халыклары туган телләренә, рухи кыйммәтләренә һәм традицияләренә булган ихтирамның бер чагылышы”, - диелә котлауда

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Туган тел көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар!

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә безнең республикада Туган тел көне билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән, бу көн һәркайсыбыз күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул - Россия Федерациясе халыкларының туган телләренә, рухи кыйммәтләренә һәм традицияләренә булган ихтирамның бер чагылышы.

Һәркайсыбыз өчен газиз ана теленә мәхәббәт бишек җыры белән җанга сеңә. Константин Ушинский “тел ул – халыкның үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннарын бер бөек, тарихи бөтен итә торган иң тере, иң бай һәм иң нык бәйләнеше” дип санаган. Тел халыкның яшәешен генә чагылдырып калмыйча, асылда теләсә кайсы милләтнең нигезен тәшкил итә. Туган тел – бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы. Ул үзенең дәвалау көче – сүз белән халыкның рухын һәм зирәклеген чагылдыру аша тарихи кыйммәтләрне саклый, яңалык алып килә һәм киләчәккә юл сала.

Татарстанның телләр картасы төрле төсләргә гаҗәеп бай. Республика чын мәгънәсендә күп милләт вәкилләренең туган йортына әверелде. Монда рухи башлангычлары төрле булган мәдәниятләрнең күп гасырлар дәвамында үзара дус һәм тату яшәве буенча үзенчәлекле тәҗрибә тупланган. Үз туган телен яраткан һәм хөрмәт иткән халык күрше милләтнең дә телен ихтирам итә дип ышанам. Әлбәттә, үзенчәлекле тел культурасына тирән үтеп керү җиңел түгел, ләкин ул белем даирәсен киңәйтә, иркен аралашуга юл ача. Шуңа күрә туган телне саклап калу һәм үстерү, борынгы бабаларыбызның рухи мирасы буларак, аны яшь буынга тапшыру – теләсә кайсы демократик дәүләтнең мөһим бурычы.

Хөрмәтле ватандашлар! Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне пропагандалау, яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, ана теле аша гүзәллекне тоярга һәм игелекле булырга өйрәтү кебек изге эш белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да ихлас рәхмәт әйтәсем килә. Туган тел көне халыкларны бер-берсенә карата игътибарлырак, ихтирамлырак булырга өнди, чөнки кайсы гына телдә сөйләшсәк тә, максатыбыз уртак: бәхетле, озын гомерле булу, балаларның һәм әти-әниләрнең сәламәтлегенә куанып яшәү, зур уңышларга ирешү.

Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар! Туган тел көне белән!” – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100