Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Туган тел – бай рухи хәзинә, тутыкмас мәдәни мирас”
ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе республика халкын Туган тел көне белән котлый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин республика халкын Туган тел көне белән котлый.
“Кадерле татарстанлылар!
26 апрельдә, бөек шагыйребез – татар классик шигъриятенә нигез салучы Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда ел саен Туган тел көне билгеләп үтелә. Барыгызны да шушы истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйм.
Туган тел – бай рухи хәзинә, тутыкмас мәдәни мирас. Ул халыкның милли мәдәниятен чагылдырып кына калмый, аны саклый һәм үстерә дә. Ата-бабаларыбызның телен хөрмәт итеп һәм өйрәнеп, шул телдә аралашып без кабатланмас этник тел атмосферасын тудырабыз, борынгы бабаларыбыз тәҗрибәсен өйрәнәбез, аларның иң яхшы әхлакый традицияләрен дәвам итәбез, гасырлар буе тупланган социаль нормаларны үзләштерәбез.
2015 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән Әдәбият елы дип игълан ителде. Бу – авторларның туган телләрендә иҗат ителгән бөек әсәрләренә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә күркәм форсат. Тукай һәм Руставели, Гюго һәм Достоевский, Низами һәм Хузангай, Шекспир һәм Янка Купала... Әлеге әдипләр - туган телнең матурлыгын һәм яңгырашын файдаланып, үз укучылары белән аралашу сәнгатенең бөек осталары. Халык белән тыгыз бәйләнештә булып, алар милли телнең үзенчәлеген, әдәби телнең стилистикасын саклап калдылар, дөнья әдәбияты хәзинәсенә кергән шедеврлар иҗат иттеләр.
“Дөнья китапка охшаган: үз илен генә белгән кеше, китапның беренче битен генә укыган кешегә тиң” дип язган бөек Байрон. Милли әдәбият классикларының әсәрләре укучыга “тылсымлы ишек ачкычын” бирә, чөнки анда “халык рухы саклана”. Телләр аша төрле милли характерларны һәм этник мәдәниятләрне аңларга, әйләнә-тирә мохитне кабул итәргә мөмкин. Безнең гүзәл һәм күптөрле җиребездә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә булган каршылыкларны хәл итүнең бердәнбер алымы – киләчәктә дә милли телләрне һәм әдәбиятларны үстерү, барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә зур кызыксыну һәм ихтирамлы мөнәсәбәт уяту.
Кадерле дуслар! Туган тел һәм әдәбият – чорларны һәм мәдәниятләрне тоташтыра торган юл, бер халыкның иң яхшы иҗат казанышлары бөтен халык байлыгына әверелә торган кабатланмас мөмкинлек. Иң яхшы әдәби әсәрләр белән һәрдаим танышып торыгыз. Әдәби телнең матурлыгын күңелегезгә сеңдерегез, ана телендә күбрәк языгыз һәм сөйләшегез. Әдәбият елында Туган тел көне – һәркайсыбыз өчен һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык һәм бәхет телим”, - диелә Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның котлау текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз