news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Цифрлаштыру елына бурычлар билгеләде

Ул юридик документацияне һәм законнарны карау мөмкинлегенең уңайлылыгын тәэмин итәргә кушты.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасы «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча алдынгы урынны били. Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юридик документацияне һәм законнарны карау мөмкинлегенең уңайлылыгын тәэмин итүне йөкләде.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча, сез, мөгаен, Россия Федерациясе буенча алдынгылар рәтендәдер?» — диде Мөхәммәтшин юстиция министры Рөстәм Заһидуллинга мөрәҗәгать итеп. 

«Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Цифрлаштыру елында, барлык ведомстволарга, шул исәптән Мәдәният министрлыгын да кертеп, цифрлаштыру белән шөгыльләнергә Аллаһ үзе кушкан. Мин аларга шулай дидем: пенсияне, күңел әрнүләрен, соклануларны һәм башка әйберләрне цифрлаштырырга», — дип сөйләде ул.

«Ә җитдирәк итеп әйтсәк, юридик документацияне һәм законнарны җиңелрәк карау мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Һәм үзебезгә дә бу процедураларның Татарстанда узуын оператив рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Хәзер боларның барысы белән дә республика актив шөгыльләнә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Россиядә Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Проектларның төп максаты россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохитне үстерү, талантларны ачыклау һәм үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, шулай ук хезмәт нәтиҗәлелеген һәм эшмәкәрлекнең уңышлы булуын арттыру тора. 

2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач һәм ул тудырган икътисади кризистан соң, куелган максатларга ирешү срокларына төзәтмә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100