Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин ТРның Кама Тамагы районындагы кадрлар үзгәрешен шәрехләде
"Без яңа җитәкчелектән дөрес идарәи карарлар кабул итүне көтәбез", - дип белдерде ул район Советы утырышында
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте Кама Тамагы районының яңа җитәкчеләреннән территорияне алга таба да үстерүгә юнәлдерелгән дөрес идарәи карарлар кабул итүне көтә. Бүген бу хакта республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Искәртеп узабыз: бүген Кама Тамагы муниципаль районында җитәкче алмашты. Утырышта Зөфәр Гәрәфиев хезмәттәшләренә үзе теләп муниципалитет башлыгы вәкаләтләрен калдыру турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков та үз теләге белән эштән китте.
"Җитәкчелек алмашыну - ул һәрчак район өчен мөһим мәсьәлә. Әйе, хәзер катлаулы чор. Аерым муниципаль берәмлекнең уңышлы үсеше аның җитәкчесе шәхесенә бәйле. Башлык һәм аның командасының актив эшенә бөтен районның иминлеге һәм динамикалы үсеше бәйле", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин райондагы кадрлар үзгәрешен шәрехләп.
"Район ныклы урталыкка керә. Кайбер тармаклар буенча куәт-мөмкинлекләр күпкә югарырак. Без яңа җитәкчеләрдән Кама Тамагын алга таба үстерүгә юнәлдерелгән дөрес идарәи карарлар кабул итүне көтәбез", - дип ассызыклады ТР парламенты спикеры.
Зөфәр Гәрәфиев район белән, 2005 елдан башлап, 9 ел идарә иткән. Совет утырышында билгеләп үтелгәнчә, районның күп кенә казанышлары нәкъ менә аның исеме белән бәйле. Икътисад, төзелеш, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагын үстерү буенча зур эшләр башкарылган. Кама Тамага үзәк район хастаханәсен капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлана. Кама Тамагы бистәсе һәм Тәмте авылында ике балалар бакчасы сафка бастырылган.
Фәрит Мөхәммәтшин үзе һәм республика Президенты исеменнән Зөфәр Гәрәфиевкә нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен" медален тапшырды. Шулай ук аңа "Кама Тамагы муниципаль районының шәрәфле гражданы" исеме дә бирелде.
Үзенең җавап сүзендә Зөфәр Гәрәфиев уртак эш өчен рәхмәт белдерде, бөтен кешегә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Павел Лоханов билгеләнде. Ул бүгенгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - башкарма хакимият органнарының хезмәттәшлеген координацияләү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкарган иде.
Павел Лоханов 2000 елда "халыкара мөнәсәбәтләр" белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Сәясәт фәннәре кандидаты. 10 елдан артык Татарстан Президенты Аппаратында төрле вазифаларны башкарган. Аның сүзләренчә, Кама Тамагы районы аңа таныш. "Минем әни Шылангы авылында туган, мин бөтен балачагымны шунда үткәрдем. Шуңа да авылның ни икәнен беләм", - диде яңа җитәкче.
"Павел Николаевич депутатлар һәм район халкы арасында теләктәшлек табар дип өметләнәм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкчене тәкъдим итү тантанасын тәмамлап.
Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз