news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин ТР муниципаль районнары башлыклары белән очрашулар сериясен тәмамлады

ТР Буа муниципаль районында узган зона киңәшмәсендә башкарган эшләргә нәтиҗә ясалды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган ТР муниципаль районнары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар сериясен тәмамлады. ТР Буа муниципаль районында узган зона киңәшмәсендә башкарган эшләргә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Парламент җитәкчесе Аксу авылында “Кишер бәйрәме”ндә булды. Авыл халкы Фәрит Мөхәммәтшинне икмәк, кишер бәлеше һәм кишер суы белән каршы алды. Парламент җитәкчесе биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды, тәкъдим ителгән продукцияне карады һәм авыл халкы белән аралашты. Авыл халкы кунакларны кишердән әзерләнгән төрле ризыклары белән шаккаттырды. Мисал өчен, бәлеш, салат, пылау, хәтта кишер чәе дә бар иде.
Бүген Аксу халкы булган 20–30 сутый җиренең яртысында бәрәңге, ә калган яртысында кишер үстерә. Халык үстергән яшелчәләрне урнаштыру  буенча кыенлыклар кичерми, үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату схемасы күптән җайга салынган. Бер елда һәр авыл гаиләсе уртача 150 мең сум акча кертә.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм аны озатып йөрүчеләр ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Абүзәров Буа авылларында кече хуҗалык объектларында булды.
Зона киңәшмәсендә кабул итүче яктан тыш Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы муниципаль районнары җитәкчеләре дә катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе киңәшмәне ачканда мондый очрашулар Зәй, Спас, Питрәч һәм Алабуга муниципаль районнарында узуын искә төшереп үтте. Бу очрашуларның инициаторы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, ул авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү кебек җитди мәсьәлә куйган.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, узган зона киңәшмәләре авылда ярдәмче хуҗалыкларын үстерүче һәм үз гаиләләрен керем белән тәэмин итүче актив һәм булдыклы кешеләр яшәвен күрсәткән. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенең төрле формаларын үстерү икътисади кризис шартларында халык мәшгульлеген тәэмин итү белән бәйле берничә мөһим аспектка ия. “Без авыл җирлекләре башлыкларының эшләрен күрергә телибез, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. – Киләсе елда барлык дәрәҗәдәге муниципаль хакимият сайлаулары узачак. Халык югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчене сайлар, дип ышанам. Парламент җитәкчесе фикеренчә, очрашулар нәтиҗәсе буенча муниципаль идарәчеләр үзләре өчен “Мин булмасам, кем?” дип уйланып нәтиҗә ясарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100