Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Лаеш районының җитештерү мәйданчыклары үсешендә уңышларын билгеләп үтте
ТР парламенты җитәкчесе яңа ФАП, ремонтланган Мәдәният йортын, светодиодлы лампалар җитештерүче заводны, күп функцияле үзәкне карады
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Лаеш муниципаль районының Сокура авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм ремонттан соң Мәдәният йорты ачылышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.
Татарстан парламенты җитәкчесе шулай ук лампалар җитештерүче заводны карады һәм район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы йортларга күчкән гаиләләр белән аралашты. Аннары ул район Мәдәният йортында муниципалитет активы белән очрашты.
Сокура авылында яңа ФАПтан тыш, капиталь ремонттан соң күп функцияле үзәк ачылды, анда авыл клубы, китапханә һәм Сокура авыл җирлеге башкарма комитеты офисы урнашкан.
Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш шәһәрендә күп фатирлы йортның 27 фатирыннан ачкычлар тапшыру тантанасында катнашты һәм Лаеш районында торгызыла торган торакларның югары күрсәткечләргә ия булуын билгеләп үтте.
Юбилей урамында 81 нче йорт Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту һәм социаль ипотека программалары буенча төзелгән, район үзәгендә тагын 3 күп фатирлы йортта төзелеш бара.
“Республика җитәкчелегенең, безнең Президентның социаль юнәлештәге сәясәте ярдәме белән тотрыклы үсеш саклап калына, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан Республикасы Россиянең динамик үсеш алучы төбәкләре бишлегендә".
ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, район, 2014 елның гыйнвар-июль айлары буенча, Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында, Казан белән Әлмәт районыннан кала, өченче урынны били, дип искәртте. Районда төрле җитештерү мәйданчыклары эшли, 25 фермерлек хуҗалыгы эшчәнлек алып бара.
Парламент җитәкчесе район активы белән очрашуда ассызыклаганча, Лаеш районы җитештерү мәйданчыкларын үстерүдә сизелерлек уңышларга ирешә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз