news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашты

“ТР Иҗтимагый палата вәкилләренең республика җитәкчеләре белән очрашулары матур традициягә әйләнеп бара”, - диде спикер

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен Ачык ишекләр көне оештырылды. Шулай итеп, Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләрен республика парламенты эшчәнлеге белән таныштыру дәвам итә.

Ачык ишекләр көне Дәүләт Советы турындагы күзаллауны киңәйтү, парламент фракцияләре, комитетлары һәм комиссияләре эше белән якыннан таныштыру, закон чыгару процессы нечкәлекләрен күрсәтүдән гыйбарәт. Мондый очрашулар хакимият белән җәмгыять арасында элемтәләрне җайга салуда мөһим адым булып тора.

Ачык ишекләр көнендә катнашучылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашып, аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышты. Утырыш башында парламентарийлар һәм палата вәкилләре Мәскәү метросындагы шартлаулар вакытында үлгән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алды.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда. ТР Иҗтимагый палата вәкилләренең республика җитәкчеләре белән очрашулары матур традициягә әйләнеп бара. “Хәл ителергә тиешле, өлгереп җиткән проблемаларны чишү буенча сөйләшү алып барыла. Без халыкның төрле категорияләре белән очрашуны үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Бу эшебезнең мөһим өлеше булып тора”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика тормышы өчен әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән таныштырып, ул игътибарны яңа ТР Президенты инаугурациясенә юнәлтте. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада алга таба да ТР Президенты алып барган центристик сәясәт аша элек булган үсеш векторы, милләтләр һәм диннәр арасындагы толерантлык сакланачак.

Татарстан Хөкүмәтенең җитәкчесен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының 22 апрельдә узачак утырышында тәкъдим итәчәк, вице-премьер да шунда расланачак. Министрлар Президент Указы нигезендә билгеләнәчәк дип көтелә. Фәрит Мөхәммәтшин шул ук вакытта ТР Хөкүмәте структурасында үзгәрешләр булырга мөмкинлеген искәртте.

Спикер ТР Иҗтимагый палатасының, һәр чакырылышы белән, җәмгыятьтә күренекле урын ала баруын билгеләп үтте. “Иҗтимагый палата безне гражданлык җәмгыятен төзергә этәрә торган яңа институт. Без бу институтка ихтирам белән карыйбыз”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасыннан республика закон проектларына карата тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр керүен билгеләп үтеп, закон актларын кабул иткән вакытта аларны исәпкә алырга тырышуларын хәбәр итте. Иҗтимагый палатадан кече һәм урта эшкуарлык, Бөек Ватан сугышы ветеранннарына социаль ярдәм күрсәтү, массакүләм спорт һәм башка мәсьәләләр буенча эшлекле тәкъдимнәр керүен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү мәсьәләләренә тукталып: “Иң мөһиме – бер генә ветеран да игътибарсыз калмасын. Урыннарда бу кешеләр белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне язып алыгыз, җирле хакимияткә җиткерегез. Бу аларга ихтирам күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Без алар алдында түләп бетерә алмаслык бурычлы”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук үз чыгышында җәмгыятьне яңарту, шуның белән бергә һәр кешенең үзгәрергә тиешлеге, икътисадта инновацион күтәрелеш, икътисади кризис йогынтысын “йомшарту” чаралары, илдә спортчылар әзерләү системасын үзгәртеп кору, тарифлар, муниципаль сайлаулар һәм бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләренә тукталды.





news_right_1
news_right_2
news_bot