Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советында яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды
Укучылар өчен республика парламентына, парламентаризм музеена экскурсия оештырылган иде
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген ТР Дәүләт Советында паспортлар тапшыру тантанасы булды. Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 25 яшь татарстанлыга паспорт тапшырды. Тантаналы чара Татарстан Дәүләт Советында ике ел рәттән уза.
Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чара ТР Конституциясе көне алдыннан уза, дип искәртте. “Мин сезне бу вакыйга белән котлыйм һәм Конституция көне алдыннан паспорт алу - ул дөрес һәм тантаналы вакыйга”, - дип ассызыклады сәясәтче.
Татарстан илдә нәтиҗәле үсеш алучы төбәкләрнең берсе санала, дип билгеләп үтте парламент рәисе. “Татарстан социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча - Россия Федерациясенең иң яхшы төбәкләре бишлегендә. Әлегә бу сезнең әти-әниләрегез хезмәте. Сез паспорт алу белән сыйфатлы белем алуны максат итеп куярсыз һәм бу эстафетаны кабул итеп алырга әзерләнерсез дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Ф.Мөхәммәтшин укучыларга.
Яшь татарстанлылар исеменнән Артур Корчагин җавап сүзе белән чыгыш ясады. “Безнең өчен бүген истәлекле һәм тантаналы көн, - диде ул. - Без, Россия Федерациясенең яңа тулы хокуклы гражданнары, безгә нинди зур җаваплылык куелганын аңлыйбыз”, - диде яшүсмер.
Укучылар өчен республика парламентына, парламентаризм музеена экскурсия оештырылган иде. Шулай ук укучыларга “Россия паспорты тарихыннан” электрон презентациясе дә тәкъдим ителде.
Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин, паспортлар тапшыру традициясе республика парламентында киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз