news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин “Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юлларда куркынычсызлык” конгрессында катнаша

Конгресс 25 һәм 26 сентябрьдә Санкт-Петербургта уза

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта “Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юлларда куркынычсызлык” V халыкара конгрессының пленар утырышында катнаша. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге хәбәр итә.

Парламентара БДБ катнашучы дәүләтләр ассамблеясы, РФ ФҖ Федерация Советы белән РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган конгресс 25 һәм 26 сентябрьдә Санкт-Петербургта уздырыла. Конгрессның оештыру комитетына РФ ФҖ Федерация Советы, Парламентара БДБ катнашучы дәүләтләр ассамблеясы рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелек итә.

Конгресста юлларда яшь буынның куркынычсызлыгын тәэмин итү, шул исәптән юлда яшьләрнең җәрәхәтләнү күрсәткечләре югары булуы хакында фикер алышу һәм яшьләрнең гражданлык активлыгы факторын исәпкә алып, бу проблемаларны хәл итү ысулларын эшләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100