news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәше турында: Ул минем һәр эшем өчен миннән күбрәк борчыла

Парламент рәисе 49 ел бергә яшәгән хатыны белән гомере буе киңәшләшеп яшәгәнен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәше турында: Ул минем һәр эшем өчен миннән күбрәк борчыла
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаиләдә тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде. «Ул минем һәр эшем өчен миннән күбрәк борчыла», — диде ул журналистларга 2019 елга йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә.

«Бүген, 25 декабрьдә, бергә торганга 49 ел. 1970 елның 25 декабрендә язылыштык. Ничек инде мөһим сораулар буенча киңәшмисең? Әлбәттә, киңәшәбез. Язмыш мине төрле җиргә ташлады. „Иии, тагын сиңа яңа эш, ничек булыр икән инде“ дия иде. Ул минем һәр эшем өчен миннән күбрәк борчыла», — дип Фәрит Мөхәммәтшин һөнәри юлын күздән кичерде.

Әлмәткә җибәргәннәрен, Әлмәттән Казанга сәүдә министры булып киткәнен, Хөкүмәт вице-премьеры, аннары Югары Советта, аннан Премьер-министр, аннан тагы парламентта эшләгәнен әйтте.

«Ярый әле миңа яхшы хатын туры килгән, сайлап алдым. „Үзең кара, барыбер сине күреп булмый, һаман эштә, вакытлы-вакытсыз китәсең, кайтасың, командировкалардан әйләнеп кайтканың юк“ ди. Татар мәкалендәгечә, „энә белән җеп кебек без синең белән“ ди», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100