Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Әтнә районындагы Сабантуй бәйрәмнең элек-электән килгән традицияләрен саклый”
ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың Әтнә районындагы Сабантуй бәйрәмендә катнашты
(Олы Әтнә, 11 июнь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Әтнә районындагы Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Ул Әтнә халкын һәм район кунакларын язгы кыр эшләренең төгәлләнүе белән котлады. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең тәбрикләү сүзендә республикада барыбыз да яраткан милли бәйрәм – Сабантуйлар башлануын билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге Сабантуйның икенче бер бөтенхалык бәйрәме – Россия көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия.
ТР Президенты, Татарстан Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән район халкын котлаганнан соң, Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын укыды. “Татар өчен, кайда гына яшәсә дә, сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле”, - диелә республика башлыгының мөрәҗәгатендә.
“Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай елында бәйрәмдә аның туган якка, үз халкына багышланган шигырьләре күп мәртәбәләр яңгыраячагына ышанам, чөнки безнең барыбызны да мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, туган телгә мәхәббәт берләштерә. Сабантуй берләшүнең куәтле факторы булып тора”, - дигән юллар бар ТР Президентының котлавында.
Фәрит Мөхәммәтшин әтнәлеләргә уңышлар һәм иминлек теләде. Республика Дәүләт Советы башлыгы билгеләп үткәнчә, узген елгы корылыкка һәм терлекләрне кышлату кыен шартларда узуына да карамастан, авыл кешеләре терлекләрнең баш санын саклап кала алды, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыкты. Ул авыл хезмәтчәннәренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Әтнә районында үз җирен яратучы хезмәт сөючән халык яши. Әтнәлеләр республика икътисадын үстерүгә үз өлешен кертә”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Ул район кешләренә Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның сүзләренә караганда, халык үзе омтылганга күрә традицияләрне саклап калуга ирешелә.
Әтнә районындагы Сабантуйга шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм тагын меңләгән кунаклар килгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз