news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Әтнәнең БДИ нәтиҗәләрен күрсәтеп, мәскәүләр белән сөйләшәбез

Башлыча татарлар яшәгән Әтнә районы рус теленнән БДИ күрсәткечләре буенча республикада икенче урын алган.

Фәрит Мөхәммәтшин: Әтнәнең БДИ нәтиҗәләрен күрсәтеп, мәскәүләр белән сөйләшәбез
архив

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районының рус теле БДИ нәтиҗәләре федераль үзәк белән татар теле мәсьәләсендә сөйләшүләр алып барганда ныклы нигез булуын җиткерде. Бу хакта ул Әтнә районы сессиясе утырышында әйтте.

Әтнә районы башлыгы чыгышында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре буенча республика районнары арасында, Бөгелмәдән генә калышып, икенче урында булуын белдерде. 2018 елда БДИ буенча уртача балл 78 булган, ә республика буенча бу күрсәткеч - 74.

"Әтнә районын күрсәтеп, мәскәүләр белән сөйләшәбез. Чеп-чи татар районы", - дип бәяләде бу күрсәткечне Фәрит Мөхәммәтшин. Ул татар районында рус теле буенча БДИ күрсәткечләре югары булуы татар телен укытуны яклаудагы дәлил булуын әйтте.

Ул залдагы Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать итте. "Ринат Зиннурович, менә, эш мәгариф системасында түгел. Методикада түгел. Эшне оештыруда", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Әтнә районында 98,2 процент татар яши. Район мәктәпләрендә 1116 бала укый.

Әтнә районы математикадан БДИ күрсәткечләре буенча республикада 6 урын алган (63 балл, республикада - 58). Моннан тыш Әтнә укучылары республика олимпиадаларында 9 призлы урын алган. Инглиз телле спектакльләр арасында Әтнә мәктәбе республикада өченче урын алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100