news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Һөнәри бәйрәм Россия Хөкүмәте карары белән биш ел элек булдырылган.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һөнәри бәйрәм Россия Хөкүмәте карары белән биш ел элек булдырылган. “Өч йөз ел элек безнең илдә беренче тапкыр җинаять тикшерүе ике этапка: беренчел тикшерү һәм суд тикшерүенә бүленгән. Шуннан бирле үзгәреш булмаган. Аларның максаты гына шул килеш калган - оперативлык, профессиональлек һәм шәхес, дәүләт мәнфәгатьләренә каршы кылынган җинаять эшен гадел тикшерү", - дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаевка юллаган телеграммасында.

Республика парламенты җитәкчесе хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар теләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100