news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Телне саклау һәм үстерү — уртак бурычыбыз

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе туган телне саклауда укытучыларның ролен югары бәяләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Телне саклау һәм үстерү — уртак бурычыбыз
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телне саклау һәм үстерү һәркемнең уртак бурычы булуын билгеләп узды.

«Туган тел безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, рухи хәзинәләребезне киләчәк буынга тапшырырга мөмкинлек бирә. Телне саклау һәм үстерү — безнең уртак бурычыбыз. Бүгенге шартларда бу аеруча катлаулы һәм мөһим. Сезгә әлеге җаваплы миссияне башкаруда уңышлар телим», — дип мөрәҗәгать итте ул Россия төбәкләренең татар оешмалары укытучыларының семинар-киңәшмәсендә.

Халыклар дуслыгы йортында узучы Россия төбәкләре милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсендә Фәрит Мөхәммәтшинның катнашучыларны сәламләве видеода яңгырады.

«Татарстан — йөз җитмештән артык милләт вәкиле яши торган, социаль, икътисади яктан Россия субъектлары арасында лидерлар рәтендә бара торган төбәк. Бу уңышларның сере милләтара татулыкта, хезмәт сөюдә һәм Татарстаныбызны яратуда. Мәктәп әлеге кыйммәтләрне тәрбияләүдә чишмә башы булып тора. Нәкъ менә сез, кадерле укытучылар, туган телләргә, төрле мәдәниятләргә хөрмәт тәрбиялисез. Яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирәсез», — диде ул.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100