news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин тел проблемасы турында: «Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз»

«Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк», - дип искәртте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Татарстан дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен хәл итү юлын табачак.

«Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз», - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремленә бүләкләү тантанасына җыелган татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

«Республика үсеш кичерә, актив рәвештә алга бара, әмма бу бездә проблемалар юк дигән сүз түгел. Без телләрне укыту мәсьәләсендә яңа карарлар эзлибез, - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы. - Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк. Владимир Владимирович Путин нәкъ шул турыда әйтте дә».

«Әлеге мәсьәләне хәл итү юлын табарбыз. Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында русларның – татарларга, татарларның русларга начар мөнәсәбәт күрсәтә башлавы турында мәкаләләр дөнья күрә. Безнең карар шуларга җавап булачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100