news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды

«Без моны чын күңелдән, рәхәтләнеп эшлибез һәм киләсе 2022 елда да сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда «Теләкләр чыршысы» («Елка желаний») бөтенроссия хәйрия акциясе башланды. Акциягә беренчеләрдән булып Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары кушылды.

Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә старт «Бердәм Россия» партиясенең яңа ел активлыгы турында» дигән темага видеоконференция режимында селектор киңәшмәсе кысаларында бирелде.

Мәскәүдә яңа ел алды яхшы эшләр марафонын партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак эшләтеп җибәрде, ә Казанда видеоэлемтә режимында яхшылык эстафетасын Татарстан «Бердәм Россия» җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.

«Бердәм Россия» сайтында Татарстан балаларының Яңа елга теләгән бүләкләре турында язган хатларын сайладылар. Алар арасында — Казаннан сигез яшьлек Люба Калашникова. Кыш Бабайдан ул планшет сораган. Бүген бүләкне аңа Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары, Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев Полина Варинага этюдник тапшырды.

Ун яшьлек Лиана Ибраһимова да планшет турында хыялланган. Аның теләген «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Лиананың әти-әнисе әйтүенчә, планшет кызга үсәргә, хәрефләрне һәм тапкырлау таблицасын өйрәнергә ярдәм итәчәк. Тагын бер планшет — сигез яшьлек Айзилә Габидуллинага — Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков тапшырды.

«Татарстанда яңа ел алдыннан игътибар һәм ярдәм сорап партиягә мөрәҗәгать итүче күпсанлы кешеләрне котлау күркәм традициягә әйләнде. Татарстанда „Бердәм Россия“ партиясе теләкләр үтәүгә барлык дәрәҗәдәге депутатларны да җәлеп итә. Без моны чын күңелдән, рәхәтләнеп эшлибез һәм киләсе 2022 елда да сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта баруын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100