news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районында: “Бер-беребезне ишеттек дип уйлыйм”

Халык хәзерге хакимият эшчәнлеген хуплый, дип саный ТР парламенты башлыгы

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районында эш сәфәрендә булды. Ул Максабаш авылында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе башлангычы белән төзелгән яңа башлангыч мәктәп бинасын һәм мәктәп янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә төзелгән обелискны ачу тантанасында катнашты.

Мәктәп ачу тантанасына килгән кунаклар арасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов та бар иде. Иң элек кунаклар обелискка чәчәкләр салып, шәһид киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алды.

Район башлыгы Илдус Зарипов үзенең чыгышында: “Бүген без - шатлыклы вакыйганың шаһитлары. Авылда өр-яңа башлангыч мәктәп бинасы ачыла. Элеккеге мәктәп бик нык искергән иде, авыл яшьләренә кичләрен спорт белән шөгыльләнү өчен спорт залы һәм башлангыч мәктәпне үз эчендә сыйдырган бина күптән кирәк иде. Хыяллар тормышка ашты, бина авылга үзгә бер ямь өстәде. Киләчәктә биредә балалар саны тагын да артсын, ә укучыларга һәм укытучыларга яңа мәктәптә тырышып укуларын, эшләүләрен теләп калам”, - диде.

Максабаш авылында ачылган яңа бинада быел барлыгы 12 бала белем алачак. Аларга ике укытучы белем бирә. Быел Максабаш авылында беренче сыйныфка бер генә укучы керә, әмма мәктәп директоры Рузалия Шәймуллина әйтүенчә, алдагы елларда мәктәпкә керүчеләр саны артуга таба барачак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үзенең җылы теләкләрен ирештереп, мәктәп эчен күздән кичерде. Төзүчеләрнең эшләрен югары бәяләп, мәктәпнең озын гомерле булуын теләде. Ә мәктәпкә бүләк итеп ул ноутбукка сертификат тапшырды.

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин район хакимияте һәм Теләче ял паркында район активы белән очрашты. Очрашуда сүз булачак сайлаулар, республикада, илдә барган сәяси вакыйгалар турында барды.

Соңыннан журналистлар белән аралашкан вакытта парламент башлыгы әлеге очрашулардан бик канәгать калуын белдерде. "Теләче яшь районнар рәтендә булса да, көннән-көн күзгә күренеп үсә, зурая бара. Биредә тырыш җитәкчеләр эшли, уңган халык яши. Соңгы вакытта гына да биредә бик күп социаль объектлар сафка басып кулланылышка тапшырылган. Бу бик матур күренеш. Киләчәктә дә шулай тырышып яшәргә язсын. 2009 елда һәм 2014 елда барган сайлау капманияләрен чагыштырып карап шуны әйтергә булла: халык төрле дәрәҗәдәге хакимият эшчәнлеген күрә һәм бәяли. Ул хәзерге хакимият эшчәнлеген хуплый. Без бер-беребезне ишеттек дип уйлыйм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Теләчеинформ" материаллары буенча ТР Дәүләт Советы сайты шундый хәбәр урнаштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100