news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Сабан туенда катнашты

Парламент башлыгы районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Сабан туенда катнашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Сабан туенда катнашты. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны сәламләп Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйны көтеп алынган һәм хәзерге вакытта төрле халыкларны һәм континентларны берләштерүче бәйрәм диде.

“Сабантуй телне, мәдәни кыйммәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Татарстаннан яки районнан читтә яшәүчеләр үз туганнары, дуслары белән очрашу өчен, халык җырларын тыңлау өчен Сабантуйга кайта. Сабантуйларны алга таба да үткәрәчәкбез. Бу халыкны берләштерү өчен бөек эш”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының сәламләвен дә укыды. Сабантуй күпмилләтле Татарстандагы төрле тантаналар арасында аерым урын алып тора, диелә сәламләүдә.

Парламент башлыгы районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бәйрәмдә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук татар блогерлары белән дә очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100