news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа»да булды һәм «Татар-информ»га интервью бирде

Татарстан парламенты башлыгы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков озатуында компаниянең берничә медиа проекты белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа»да булды һәм «Татар-информ»га интервью бирде

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖдә булды. Ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков озатуында компаниянең берничә медиа проекты белән танышты. Аерым алганда, Татарстан парламенты башлыгы татар посткроссинг платформасында — «Миллиард.Татар» сайтында һәм бөтен дөнья буенча креатив кәгазь открыткалар алмашу өчен булдырылган «Хатлар йорты» сервисы уртак проектында теркәлде. 

«Татмедиа» бинасының беренче катында урнашкан «Әдәби кафе»да Фәрит Мөхәммәтшинга «Миллиард.Татар» порталын тәкъдим иттеләр. Аннары Дәүләт Советы Рәисе кафедагы стендтан открыткалар сайлап алды һәм Казан һәм Уфаның ике адресы буенча хатлар җибәрде. Парламент башлыгыннан уңышлар теләп, открыткаларның берсен Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев алачак. Икенче открытка Башкортстан башкаласыннан Айдар Муллануровка китте.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары редакцияләре төбәктә яшәүче халык телләрендәге басмалар һәм материаллар белән махсус кушымталар әзерләде. Алар полиграфия-нәшрият комплексы холлында ачылган күргәзмәдә тәкъдим ителгән. Экспозиция белән бүген Фәрит Мөхәммәтшин танышты.

«Казанские ведомости» һәм «Шәһри Казан» газеталары үз форматларын яңартты. Бу басмаларның мөхәррирләре шулай ук үзләренең яңа проектлары турында сөйләде.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе «Китап» Һәм «Тәртип» радиолары редакцияләрендә булды һәм аларның эшен бәяләде. Аннары ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясендә булды. Анда Фәрит Мөхәммәтшин «Уникенче кат» проекты кунагы булып, мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка интервью бирде. Парламент башлыгы интервьюда парламентның язгы сессиясенә нәтиҗә ясады, депутатлар тарафыннан быел беренче яртыеллыкта кабул ителгән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде. Материал «Татар-информ» сайтында урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100