news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин “Татэнерго”да эшләүче яшьләрне Татарстан Дәүләт Советына чакырды

Республика парламенты хакимиятнең ачык органы, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин “Татэнерго”да эшләүче яшьләрне Татарстан Дәүләт Советына чакырды
Рамиль Гали

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татэнерго” акционерлык җәмгыятендә эшләүче яшьләрне республика парламентына чакырды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе предприятиедә эшләүче яшьләр белән очрашуда белдерде.

“Республика парламенты хакимиятнең ачык органы һәм республикада яшәүчеләрне, бигрәк тә актив яшьләрне кабул итәргә әзер”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Ачык ишекләр көннәре булуын искәртте һәм теге яки бу актуаль мәсьәләләр буенча дискуссияләрнең ничек узуын күзәтергә чакырды.

Ул “Татэнерго”ның иң актив яшь хезмәткәрләре парламент утырышында катнашырга мөмкин булуын да әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot