news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды

Татарстан парламенты башлыгы хәбәр иткәнчә, быел республикада 17 меңнән артык кеше паспорт алачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар. 14 яшен тутырган 34 укучы республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документны кабул итеп алды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында РФ Конституциясе көнендә парламент бинасында уку алдынгыларына, төрле бәйгеләр һәм спорт ярышларында җиңүчеләргә, олимпиада призерларына, үз мәктәбенең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга паспортлар тапшыру күркәм гадәткә әверелүен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе Россиянекеннән бер елга алданрак кабул ителүен искәртте. Быел Татарстан республиканың төп законы кабул ителүнең 25 еллыгын билгеләп үтте. «Төп закон төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләрне берләштереп, халыкка хезмәт итә», - диде Парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучыларына хезмәтне яратуларын, алдагы тормышларында уңышлар теләде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot