news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның күп кенә уңай башлангычлары Степашин белән бәйле

Сергей Степашин 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнүче Татарстан башкаласындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның күп кенә уңай башлангычлары Степашин белән бәйле
http://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның күп кенә уңай башлангычлары Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин исеме белән бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе белән очрашу барышында җиткерде.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мөхәммәтшин мисал итеп Татарстанда Хисап палатасы турында закон кабул ителүне (закон Степашин Россия Хисап палатасы рәисе булганда кабул ителде – Т-и иск.) китерде.

Мөхәммәтшин 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнү турында сөйләгәч, Степашин Казанның яхшы якка шактый үзгәрүен билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Степашинны Татарстан башкаласы кабул итәчәк мундиаль матчларына чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100