news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның актив ветераннарын "Балкыш" фестивалендә сәламләде

"Балкыш" үзешчән башкаручылар республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бара.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың бүгенге уңышлары һәм яшьләргә үрнәк булып яшәгәннәре өчен ветераннарга рәхмәт җиткерде. Татарстан парламенты Рәисе Филармониядә "Балкыш" фестиваленең гала-концертын ачып җибәрде.

"Балкыш" фестиваленең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республиканың актив ветераннарының әлеге фестивальгә туплануын әйтте.

"Фестиваль хәрәкәте башланганда, анда 3,5 мең ветеран катнашкан булса, хәзер катнашучылар 20 меңнән артык. Үзешчән сәнгать фестивале өлкәннәребезне актив тормышка кертеп җибәрде", - диде ул.

"Балкыш" үзешчән башкаручыларның республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бара.

Концертта Татарстанның унҗиде районыннан 200ләп ветеран катнаша. Алар утыздан артык номер башкарачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot