Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 20 җәмәгать судьясына хезмәт таныклыклары тапшырды
Чара Татарстан парламенты бинасында узды.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 20 җәмәгать судьясына хезмәт таныклыклары тапшырды. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җәмәгать судьяларына таныклык тапшыру буенча традицион чара – ул сезгә шундый катлаулы һәм җаваплы һөнәр сайлаганыгыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге. Суд системасының нигезе булган җәмәгать судьялары хокук буенча кешеләргә якын булып санала», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда җәмәгать судьялары институтына зур игътибар бирелә. Гражданнарның законны үтәүләре, аларның суд хакимиятенә ышанычы сезнең профессиональлеккә һәм әхлакка бәйле, диде Фәрит Мөхәммәтшин. 2018 елда җинаять, граждан һәм административ эшләрнең 80 процентка якынын җәмәгать судьялары караган, диде ул.
2018 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү өчен Татарстан бюджеттан 473,6 миллион сум бүлеп биргән. Суд участоклары биналарын ремонтлаганнар, җиһазлар һәм видеоконференцэлемтә белән тәэмин иткәннәр.
Котлауларга Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, республикада Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Виктор Демидов һәм республика министрлыгы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз