news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия көне белән котлады

“Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвар халкы белән көчле”, - диелә котлауда

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия көне белән тәбрик итте.

“Хөрмәтле ватандашлар!

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп бәйрәмен – Россия көнен – билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм Россия Федерациясендә бәйрәм һәм истәлекле көннәр арасында хаклы рәвештә иң әһәмиятле урынны алып тора. Бу көн демократия, кеше хокуклары һәм гражданлык иреге принципларына, халкыбызның милләтара дуслыгы һәм патриотизм идеяләренә нигезләнгән яңа Россия дәүләтчелегенең үсешен гәүдәләндерә. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле.
Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвар халкы белән көчле. Россияне үзенең уртак йорты дип санаучы халыкларның күптөрлелеге, милли мәдәниятләр гармониясе, тарихи традицияләргә тугрылык, гаҗәеп бай рухи һәм интеллектуаль байлык, җаваплылыкны үзеңә алган килеш, ирекле фикерләү һәм иҗат итү сәләте – алга таба тотрыклы һәм тайпылышсыз баруның чын нигезе менә шулар.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Безнең уңышлар күз алдында. Агымдагы елның беренче яртысы йомгаклары гомуми икътисадый хәлнең яхшыруын раслый. Иң мөһим күрсәткечләр буенча Татарстан Идел буе федераль округында да, ил буенча да әйдәүче урыннарны били. Федераль һәм республика күләмендәге социаль программалар уңышлы үтәлеп килә. Нефтьчеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште: ТАНЕКО комплексының беренче чиратын сафка бастыру нефть химиясе үсешендә чираттагы казаныш һәм федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек күрсәткече булды. Республикабыз эзлекле рәвештә илдәге автомобиль төзелеше үзәкләренең берсе статусын яулый бара. Республика икътисадының инновацион кластеры актив формалашып килә. 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы алдыннан Татарстанның мәдәни-спорт инфраструктурасы интенсив рәвештә үсә. Безнең казанышлар - рухи бергәлек хисләре һәм Ватан язмышы өчен тарихи җаваплылык тою, аны тагын да заманчарак һәм куәтлерәк итәргә омтылу хисе белән берләшкән татарстанлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Кадерле татарстанлылар! Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, бәхет һәм уртак йортыбызның – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең – киләчәктә дә алгарышы һәм чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телим”.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot