news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Бәйрәм демократия, үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлек принципларына өндәү дә, диелә Дәүләт Советы Рәисе котлавында.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне  белән котлады. 

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.

Тарихи тамырлары тирәнгә барып тоташа торган бу дәүләт бәйрәме Россия дәүләтчелеге тарихының онытылмас сәхифәләрен гәүдәләндерә. Моннан дүрт гасыр чамасы элек безнең бабаларыбыз – төрле милләт, катлам һәм дин вәкилләре – Ватаныбызны илбасарлардан азат итеп, Россия дәүләтенең мөстәкыйльлеген саклап калалар. Нәкъ менә халыкның бердәмлеге иң катлаулы, авыр вакытларда ил язмышын хәл итә һәм зур җиңүләргә ирешүгә нигез була. Һәм бүген илебезнең төп хәзинәсен тәшкил иткән, күп төрле гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәниятләргә, телләргә, дини карашларга ия булган халкыбыз шулай ук бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтыла.

XXI гасырда яшәүчеләр өчен бу бәйрәм илебезнең тарихи үткәнен барлау гына түгел. Ул демократия һәм үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлек принципларына өндәү дә, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытуга һәм тагын да үстерүгә этәргеч тә булып тора.

Татарстан Республикасы – бердәм Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше. Безнең уңышлар аның үсешенә, халыкара киңлектә абруе артуга турыдан-туры бәйле. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алга таба да куәтле икътисадый һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, күпкырлы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык, тотрыклы социаль-икътисадый халәт кунакчыл Татарстан Республикасының элеккечә якты маягы булып торсын!" - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100