news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Халыкара парламентаризм көне белән котлады

Бу дөньядагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе - инициатива 2018 елның маенда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән хупланды, аның автордашлары - йөздән артык дәүләт.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Халыкара парламентаризм көне белән котлады.

«Бу дөньядагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Аның төп инициаторлары арасында безнең ил чыгыш ясады, ә идея үзе Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе В.И. Матвиенкодан булды. 2018 елның маенда бу инициатива БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән хупланды, аның автордашлары - йөздән артык дәүләт. 1889 елның 30 июнендә Парижда Парламентара берлекнең — төрле илләр парламентарийларының иң зур һәм борынгы берләшмәләренең беренче конференциясе узган, бу көн шул уңайдан сайланды», - диелә мөрәҗәгатьтә.  

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, үз тарихында кешелек вәкиллекле, катламлы халык хакимияте тәҗрибәсе туплады, аның чишмә башы тирән антиклыкка тоташа. Гасырлар эволюциясе парламентаризмны демократиянең ышанычлы нигезе, хакимиятләрне бүлешү принцибын тормышка ашыру өчен мәҗбүри шарт итте. Бүген гомуми тигез сайлаулар нигезендә формалаша торган югары закон чыгару (вәкиллекле) органыннан башка дәүләт хакимияте системасын күз алдына да китереп булмый.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Халыкара парламентаризм көне - вәкиллекле халык хакимияте һәм ныклы закон чыгару хакимияте идеяләре белән уртаклашу бәйрәме. Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, күпмилләтле илебез хакына алга таба да нәтиҗәле эш телим! Ә быел көзен сайланачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасының яңа составына шундый җаваплы парламент эшчәнлегендә уңышлар телим!» — дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100