Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады
"Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам”, - диелгән котлауда.
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән тәбрик итәм. 24 майда Россия Федерациясендә һәм дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган бу истәлекле вакыйга – бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне. Борынгы славян телләренең яңгырашын үзенә туплаган, телнең нечкәлекләрен исәпкә алган үзенчәлекле «кириллица» әлифбасын бүләк итеп, алар көнчыгыш-христиан мәдәниятенең гомуми киңлеген үстерүгә, мәдәни һәм рухи бердәмлегенә нигез салалар. Бүген исә XXI гасырда яшәүчеләр өчен бу вакыйга аерым мәгънә белән тулылана. Ул һәркемгә, рус, болгар, серб, украин, белорусь һәм башка халыклар – уртак чыганакларга һәм традицияләргә ия булуын искәртә.
Татарстан Республикасында гасырлар буе 170тән артык халык тату яши. Биредә телләрне, гореф-гадәтләрне, белем бирү һәм мәдәни потенциалны үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган. Шул ук вакытта төрле милләт һәм дин вәкилләрен рус теле берләштерә.
Кадерле дуслар! Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам, бер-беребезне яхшырак белү, Россия Федерациясе халыкларының бай рухи һәм әдәби-сәнгать мирасына кагылу мөмкинлеге бирә. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, татулык һәм изге башлангычларда уңышлар телим”, - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз