news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда спорт газетасын булдыруны тәкъдим итте

«Миңа калса, республикада спортны яктыртыр өчен белгечләр туплап булыр иде», - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда спорт газетасын булдыруны тәкъдим итте
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда спорт газетасын булдыруны тәкъдим итте. Бу мәсьәләне ул парламентта массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуда күтәрде.

«Бездә ниндидер махсуслаштырылган спорт газетасы юк. Казан Россиянең спорт башкаласы дип танылган. Күпме спорт төрләрен алга сөрәбез – хоккей, волейбол, баскетбол, футбол. Кичә В.Путин призына бокс буенча Кубок ярымфиналын ачтым. Милли көрәшне әйтеп тә тормыйм. Бәлки, бу хакта уйларбыз», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов сүз уңаеннан спорт телеканалы кирәклеге турында да әйтте. Парламент рәисе бу мәсьәлә буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә сөйләшәчәген билгеләп узды. «Миңа калса, республикада спорт һәм физик культура үсешенә шулкадәр акча сарыф итеп, спортны яктыртыр өчен белгечләр туплап булыр иде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Әйдәгез, уйлыйк, балалар спорт мәктәпләрен, балалар белән шөгыльләнүчеләрне дә күрсәтеп булыр иде. Күп кенә кызыклы әйберләр эшләп була», - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100