news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча киңәшмә үткәрә

Татарстан парламенты җитәкчесе «Теләче» сәнәгать паркы резидентлары эшчәнлеге белән танышачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча киңәшмә үткәрә
tatarstan.ru

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре үткәрә. Аларның беренчесе бүген Теләче районында узачак. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Казаклар авылында капиталь ремонт үткәрелгән Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашачак, Орымширмә авылында сугым цехы һәм нәсел репродукторында булачак, «Теләче» сәнәгать паркы резидентлары эшчәнлеге белән танышачак.

«Теләче районындагы зона семинар-киңәшмәсе шундый семинарлар сериясен ачып җибәрә. Алар быелның августында шулай ук Аксубай, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында узачак. Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре традицион рәвештә 2010 елдан бирле үткәрелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстанда шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Фермерларга закон дәрәҗәсендә субсидияләр һәм төрле ташламалар белән ярдәм күрсәтәләр. Шәхси хуҗалыклар ел саен авыл хуҗалыгы продукциясе гомуми күләменең яртысыннан артыгын җитештерә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100