news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда сайлау барышына карата җитди сораулар юк

"Партияләр һәм сайлаучылар, Татарстаннан читтән чакырылган вәкилләр сайлау процессының югары культурасын күрсәтсен иде", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда сайлау барышына карата җитди сораулар юк
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанда уза торган сайлау процедурасына карата җитди сораулар юк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Пирамида”да бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Башка партияләр кебек үк, без дә “Бердәм Россия” партиясеннән күзәтүче җибәрдек. Безгә явка турында гына түгел, төрле хилафлыклар хакында җиткереп торалар. Мәсәлән, кайсыдыр сайлау участогыннан агитацион материалны алып куярга җитешмәгәннәр”, - диде ул.

Икенче бер участокта партияләрнең берсенең вәкилен документлары булмаганга кертмәгәннәр. “Ул документын алып килгән дә рәсми күзәтүче буларак кертелгән”, - диде.

“Мин моны вак, тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итми торган кисәтүләр дип саныйм. Бер сәяси партия ягыннан арта да күрмәсен иде. Партияләр һәм сайлаучылар, Татарстаннан читтән чакырылган вәкилләр сайлау процессының югары культурасын һәм зур җаваплылык күрсәтүләрен телибез. Шул вакытта без иртәгә, сайлау дөрес, гадел узды дип әйтә алачакбыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100