news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда ришвәтчеләрне ешрак ачыклый башладылар

Коррупцион юнәлештәге җинаятьләрдән китерелгән зыян күләме 56,4 млрд сум тәшкил иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда ришвәтчеләрне ешрак ачыклый башладылар
Рамиль Гали

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстанда коррупция булган 788 җинаять ачылган, бу үткән ел белән чагыштырганда 8 процентка артык. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикакүләм коррупциягә каршы яшьләр форумында әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, коррупция юнәлешендәге җинаятьләрдән 56,4 млрд сумлык зыян килгән, әлегә 8 млрд 65 млн сум акча кире кайтарылган.

«Монда законнар да артта кала, турыдан-туры әйтергә кирәк, норматив документация. Милекне алу, суд процедуралары, залог эшләре, туганнарына законсыз тупланган милекне яздыру — болар барысы да коррупционерлар алган намуссыз акчаларны кайтару процедурасын суза», — дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100