news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда район туризмы үсешенә зур игътибар бирергә чакырды

Парламент башлыгы Апас районында туган якны өйрәнү музеенда булды.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль туризмны үстерүгә зур игътибар бирергә чакырды. Ул бүген Апас районының туган якны өйрәнү музее белән танышкан вакытта шул хакта белдерде, дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Апас районында булды. Биредә ул район Советының 2017 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты.

Парламент башлыгы туган якны өйрәнү музееның яңа бинасын карады. Музей директоры Рәмис Ногманов ТР Дәүләт Советы рәисенә биредә палеонтология бүлеге урнашачагы хакында әйтте. Анда бу җирлектә яшәгән борынгы хайваннарның сөякләре белән танышырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot