news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз нәтиҗәсен Дмитрий Медведевка җиткерәчәк

Ул шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләренә шалтыратып, анда праймеризның ничек үтүе белән кызыксыначагын да әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда праймериз нәтиҗәсен Дмитрий Медведевка җиткерәчәк
Михаил Захаров

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы паймериз нәтиҗәләрен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка җиткерәчәк. Бу хакта ул бүген “Бердәм Россия” партиясенең матбугат үзәгендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы төрле сайлау участокларында булып, андагы эш барышы белән танышачагын, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләренә шалтыратып, анда праймеризның ничек үтүе белән кызыксыначагын белдерде.

“Бүген кичке тугызда праймеризның беренчел нәтиҗәләрен чыгарачакбыз. Миңа Мәскәүдән шалтырату булды. Партия рәисе Дмитрий Медведев каршында чыгыш ясап, Татарстанда праймериз ничек узуы хакында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Сайлау участокларына 400 меңләп кеше килер дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100