news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды

Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли, ди Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды
http://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашу барышында җиткерде.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мөхәммәтшин төгәл саннар китерә.

“Узган ел республикада 2409 мең квадрат метр торак сафка басты, еллык капиталь төзекләндерү программасы үтәлде, бер елга планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды”, - дип билгеләп үтте ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100