news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанда парламентаризм дәрәҗәсе елдан-ел үсә кебек тоела”

Аның фикеренчә, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” вәкиллеге арту республика парламентында плюрализм дәрәҗәсенә йогынты ясамаячак

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). V чакырылыш ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” вәкиллеге арту республика парламентында плюрализм дәрәҗәсенә йогынты ясамаячак. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә белдерде.

“Бөтенләй йогынты ясамас дип уйлыйм, чөнки сул позицияне коммунистлар тәкъдим итә, либераль-демократик карашлылар да бар. Аларга күбрәк эшләргә туры киләчәк. IV чакырылышта 6 коммунист иде, хәзер өчәү кала. Димәк, аларга активлыкларын ике тапкыр арттыру зарур, ә безгә аларның фикерләренә 2 тапкыр игъибарлырак булырга кала. Сәяси партиянең теләсә кайсы вәкиле белдергән һәр фикер мөһим булуын исәпкә алып эшләячәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Искәртеп узабыз: Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләренә караганда, партия исемлеге буенча “Бердәм Россия” 47 депутат мандаты ала. Бу партия тәкъдим иткән тагын 36 кандидат бер мандатлы округта җиңүгә иреште. Шулай итеп, V чакырылыш ТР парламентына “Бердәм Россия” не 83 депутат тәкъдим итәргә тиеш. КПРФ 3 депутатлык мандатына хокук ала. Бер мандатлы округта ЛДПР кандидаты җиңде. ТР Дәүләт Советында буш калган урыннарны үзләрен тәкъдим итүчеләр билиячәк.

“Татарстанда парламентаризм дәрәҗәсе елдан-ел үсә кебек тоела. Сайлаулардан сайлауларга парламент эшчәнлеге дәрәҗәсе күтәрелә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин республика Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясап.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100