Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда "Парламент дәресләре"н уздыру дәвам итәчәген җиткерде
Быел республикада әлеге дәресләр унберенче тапкыр үткәрелде.
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре уздыру алга таба да дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Бу хакта республика парламенты президиумы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
- Быел республикада укучылар өчен "Парламент дәресләре" унберенче тапкыр уздырылды.
“Республика яшьләренең актив булуы, безнең инициативаларны хуплавы куандыра. Димәк, алар республика, шәһәрнең киләчәгенә битараф түгел. Билгеле булганча, Татарстанда Яшь закон чыгаручылар форумы уза. Ул ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы ярдәмендә оештырыла. Анда яшьләр үзләре әзерләгән закон проектларын тәкъдим итә. Без алга таба да төрле проектлар, чаралар оештырырга һәм яшьләр белән эшләргә телибез", - диде Ф.Мөхәммәтшин.
“Парламент дәресе" яшьләр белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулы булуы билгеләп үтелде. "Һәркем үз хокукларын, бурычларын, Конституцияне, законнарны белергә тиеш. Әлеге дәресләр педагогларда да зур кызыксыну уятты. Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары укучылар белән бергә мөһим документларга тулы бер анализ ясый ала. Парламентарий вәкилләре белән очрашалар һәм дәресләрдә Дәүләт Советы эшчәнлеге, законнар кабул итү турында белем туплыйлар”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, "Парламент дәресләре" вакытында кайбер мәктәпләрдә укучылар белән махсус парламент оешмалары төзелгән. Бу киләчәктә яшьләргә җәмгыятьтә үз урыннарын булдырырга ярдәм итәчәк. "Кечкенәдән законны белеп үскән бала, җәмгыяттә үз-үзен тоту кагыйдәләрен яхшы беләчәк. Әлеге проект озын гомерле”, - диде Ф.Мөхәммәтшин үзенең чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз