news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда парламент дәресләре атнасын башлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Казанның 139 нчы мәктәбенә парламент утырышына эксперт буларак чакырылды

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре атнасы башланды. 17-21 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутатлары укучыларга парламент эше, закон кабул итү механизмнары һәм җәмгыять тормышында аларның роле турында сөйләячәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге хәбәр итә.

Традиция буенча, парламент дәресләре атнасын республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлады: ул Казанның 139 нчы мәктәбенә укучылар парламент утырышына эксперт буларак чакырылды. Биредә берничә ел мәктәп Думасы эшли, аны составында 4 фракция, шулай ук 5 комитет бар.

Укучылар парламент дәресе алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисенә мәктәп музейларын күрсәттеләр, һәрберсенең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
“Биредә закон туа” дип исемләнгән парламент дәресе эшлекле уен – мәктәп Думасы утырышы буларак узды. Парламентарийлар буларак 5-11 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясады. Мәктәпнең 5 парламент комитеты һәркайсы үз закон проектын тәкъдим итеп, аны яклады.

Без республикада алтынчы тапкыр парламент дәресләре үткәрәбез, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, яшь парламентарийларны сәламләп, бу бик яхшы эш дип саныйм. Законнарны һәм үз хокукларыгызны белү мәктәптән соңгы тормышка әзерли. Теләсә нинди җәмгыять билгеле кагыйдәләр буенча яши. Моннан тыш, һәр халыкның традицияләре бар. Алар “язылмаган законнар” дип атала, диде.

Бүгенге утырыш, мәктәп проблемалары буенча фикер алышу ошады, диде парламент Рәисе. Ул укучыларга хезмәттәшләренә кебек мөрәҗәгать итте. Ф.Мөхәммәтшин эксперт буларак чыгыш ясады һәм 139 нчы белән 78 нче мәктәпләр арасындагы бушлыкта спорт мәйданчыгы төзү турындагы закон проектын шәрехләп, укучылардан мәктәп парламенты утырышы нәтиҗәләре буенча хат язуларын сорады һәм аны шәһәр Думасы депутатларына җиткерергә вәгъдә итте.

Парламент дәресе тәмамлангач, парламент җитәкчесе 139 нчы мәктәп укучыларына һәм укытучылар коллективына рәхмәт белдерде, уңышлар теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Парламент дәресендә сөйләшүләр билгеләнгән тема кысаларыннан чыга, бу бик яхшы, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашуда. – Татарстанда мондый дәресләр үткәрү дәвам итәчәк”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100