news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан юристлары алдында яңа бурычлар куйды

Республиканың Юстиция министрлыгы узган елга йомгак ясап, коллегия утырышы үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан юристлары алдында яңа бурычлар куйды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Конституциясе язылуга һәм кабул ителүгә 25 ел тулуга карамастан, андагы кануннар актуаль һәм үзгәрешләр таләп итми. Республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан Юстиция министрлыгы коллегия утырышында шулай дип белдерде.

“Дөрес, юриспруденциягә бәйле бәхәсле урыннар һәм без үзгәрешләр керткән әйберләр булды”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук закон чыгару процессында актив эшчәнлек алып барганнары, законнарның үтәлешен тәэмин иткәннәре, җәмәгать судьяларына шартлар тудырганнары, Хөкүмәткә яңа законнар эшләргә ярдәм күрсәтүләре өчен Татарстан Юстиция министлыгы вәкилләренә рәхмәт җиткерде.

Сүз уңаеннан, 2016 елда Татарстан Хөкүмәте дистәләп закон проекты эшләгән һәм республика Дәүләт Советына тәкъдим иткән.

“Узган ел шундый 10 закон кабул ителде һәм кулланылышка кертелде. Минемчә, бу аз”, – диде парламент җитәкчесе һәм министрлык вәкилләре алдында яңа бурычлар куйды. Күбрәк ул законнарның үтәлү тәртибенә, муниципаль берәмлекләрдә килеп чыккан кыенлыкларга тукталды.

“Закон кабул ителә, имзалана, әмма башкарма комитет, аны тулысынча гамәлгә ашыру өчен норматив документны булдыра алмау сәбәпле, аерым маддәләр белән эшли башламый. Узган 2016 елда бу мәсьәләне хәл итү өчен чаралар күрелде, бу эшне без көчәйттек”, – диде Фәрит Мөхәммәтши.

Кызганыч, Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, субъектларның кайбер вәкаләтләре Россия Конституциясендә язылган кануннар белән җайга салына, ди парламент җитәкчесе. “Без үз законнарыбызны Федераль Конституциядә язылганча кабул итүне тәэмин итмибез. Башкарма хакимият, суд органнары, прокуратура закон нормаларын ничек кулланырга дип баш вата һәм алар федераль закон нормаларын кабул итәргә мәҗбүр була. Чөнки кайбер мәсьәләләр үз законнарыбыз белән җайга салынмый. Миңа исә кешеләр, безгә үз судыбызны булдырыргамы инде хәзер, дип хатлар яза. Бу безнең эшләп бетермәү нәтиҗәсе”, – диде Татарстан закон чыгару органы җитәкчесе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе юристларга республикада нинди өлкәләрнең законнар белән җайга салынмавын, нинди норматив документлар кирәклеген билгеләргә дигән бурычлар куйды.

“Хокукый-демократик дәүләт дип аталу өчен без барлык шартларны да тудыра алдыкмы? Юк икән, димәк, без — тормозлар. Без бюрократия, коррупция өчен мөмкинлекләр тудырабыз дигән сүз”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул муниципаль законнарга да тукталды һәм еш үзгәрә торган законнар чорында муниципалитетларда хезмәт куючыларның белемен арттыру өстендә эшләргә өндәде.

Коллегия утырышы азагында министрлыкның хезмәтендә зур уңышларга ирешкән вәкилләре Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан дәүләт бүләкләре алды.

Чарада Татарстанның Конституция суды рәисе Фәрхәд Хөснетдинов, республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гыйляҗев, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100