news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан язучыларының хезмәт хакын хәл итәргә тәкъдим итте

"Кайбер язучыларның ул төп кереме", - диде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язучыларның хезмәт хакын арттыру яклы. Бу хакта ул Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллыгына багышланган тантанасында әйтте.

"Республика күләмендә язучыларның гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Кайбер язучыларның ул төп кереме, көндәлек хезмәте", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100