news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан яшьләр иҗтимагый палатасы бурычларын билгеләде

Яшьләр парламентының 15 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы палата утырышы узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан яшьләр иҗтимагый палатасы бурычларын билгеләде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь парламентарийларын яшьләр иҗтимагый палатасының 15 еллыгы белән котлады. Утырыш вакытында Мөхәммәтшин узган елга йомгак ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

«Татарстан күп юнәлешләр буенча Россиянең модель төбәге булып тора. Безнең төрле өлкәләрдә мәсьәләләрне хәл итүнең зур тормыш һәм практик тәҗрибәсе тупланган. Безгә бу өлкәдә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Безнең бурыч – эре инвестицион проектларны җәлеп итү һәм гамәлгә ашыру, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм кешеләрнең эшлекле активлыгын арттыру», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, илнең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, яшьләр парламентлары яшьләр сәясәтен формалаштыруга зур өлеш кертә.

«Бүген сезгә креативлылыгызны, инициативагызны күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек бар, бигрәк тә искечә фикерләү, традицион схемалар эшләми торган очракларда. Бигрәк тә хәзер сезнең иҗади энергия, традицион булмаган идеяләр кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга.

«Яшьләрне катлаулы икътисади шартларда эшкә урнаштыру проблемасы кискен тора. Менә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов идеясен күтәреп алыгыз. Кайдадыр без югары уку йортына укырга керергә һәм теге яки бу һөнәр алырга теләгән яшьләр белән эшләп бетермибез», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге белән иртә стадияләрдә шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. «Әйдәгез, һөнәрне иртә сайлау процессына кушылыйк», - дип нәтиҗә ясады Мөхәммәтшин
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100