news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Сәясәт советы утырышын үткәрә

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Сәясәт советы утырышын үткәрә

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Иртәгә "Казан" Милли-мәдәни үзәктә ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Сәясәт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Сәясәт советы утырышы үтәчәк.

Утырышта республикада иҗтимагый-сәяси вәзгыяте һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең ТР Дәүләт Советына юлламасында (25 мартта Татарстан парламенты сессиясендә укылган) билгеләнгән бу хәрәкәтнең бурычлары турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot