Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан студентлары «Пор-Бажын» археологик экспедициясендә катнашып тормыш мәктәбе уза»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан студентлары «Пор-Бажын» археологик экспедициясендә катнашып тормыш мәктәбе уза»
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тува республикасында «Пор-Бажын ныгытмасы» археологик экспедициясендә катнашучы Казан дәүләт университеты студентлары, Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре белән видеоэлемтә аша аралашты.
Мәскәү-Казан-Тува арасында сузылган телекүпердә РФ гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, аның беренче урынбасары Руслан Цаликов, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов һ.б. катнашты.
Тере-Холь күлендәге утрауда урнашкан Пор-Бажын (тува теленнән тәрҗемәсе «балчык йорт») ныгытмасы Уйгыр каганлыгы чорына караган (VIII г.) архитектура ядкаре. Әлеге борынгы крепостьнең харәбәләре безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Илнең мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән крепость территориясендә киң масштаблы археологик казу эшләре алып бару идеясен Тува дәүләт университеты студентлары белән очрашу вакытында тумышы белән үзе дә шушы төбәктән булган РФ гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу кузгаткан иде. Бу тәкъдим җәмәгатьчелектә киң яклау тапты, ныгытмага кагылышлы фәнни чыганаклар тәртипкә китерелде, проектның Попечительләр советы оешты. Аның составына РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэры Юрий Лужков, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвеенко кебек дәүләт эшлеклеләре керә.
РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яклавы астында оештырылган археологик экспедициягә археологлар, көнчыгышны өйрәнүче белгечләр, реставраторлардан торган көчле команда тупланды. XXI г. башында әлеге киң масштаблы проектка алынуның максаты – Пор-Бажын ныгытмасын торгызып, аның нигезендә тарихи-мәдәни-мәгариф үзәге төзү. Борынгы уйгыр шәһәрчеген торгызу эшләрен алып баруда археолог галимнәргә Мәскәү, Казан, Красноярск, Тува һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары студентлары да булыша. Аларның барысы да үз вузларында көчле конкурс аша сайлап алынган. Археологик экспедициянең быелгы өлеше сентябрьдә тәмамланачак. Эш 3 сменада оештырылып, аларның һәрберсе берәр айга исәпләнгән. 50 студент, 3 галим һәм 2 төркем җитәкчесен берләштергән Татарстан командасы бирегә июнь ахырында икенче сменага килде. КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов белдергәнчә, студентлар 8 факультеттан сайлап алынган. «Алар биредә 200 еллык тарихы булган Казан археологлар мәктәбенең дә абруен күтәрә», – ди ректор. Татарстанлылар белән шулай ук Тува, Санкт-Петербург командалары эшли. Гомумән алганда, бу смена 255 кешене (шуның 149 ы студент) берләштерә. Алар бүген видеоэлемтә аша министр Сергей Шойгу, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аралашты. Очрашуга татарстанлыларның әти-әниләре дә чакырылган иде.
Татарстан студентлары төркеме бу сменаның «йөзек кашы»на әйләнгән. Сергей Шойгу, аның урынбасары да аларның бик тырыш, инициативалы, энергияле булуына басым ясады. Безнең егетләр һәм кызлар оештырган Сабантуй биредә бөтенесен әсир иткән. Төркем җитәкчесе – татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы урынбасары Гүзәл Ахунҗанованың биюе барысын да таң калдырган. Телекүпер барышында археологик экспедициянең фәнни җитәкчесе Тигран Мкртычев бу сменада башкарылучы эшләр буенча хисап тотты. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә 6 объектта эш алып барыла. Архитектур корылмалар комплексындагы көнчыгыш диварны чистарту эшләре вакытына сейсмик активлык эзләре табылан. Пор-Бажынның җимерелүенә китергән төп сәбәпләр итеп моңарчы янгын һәм дошман һөҗүмен китерәләр. Тигран Мкртычев аңлатуынча, сейсмик активлык эзләре табылу ныгытманың җимерелүендә җир тетрәүнең өлеше булуын дәлилли.
Проектның фәнни җитәкчесе фикеренчә, бу эшләрдә катнашып, Татарстан егетләре һәм кызлары Туваның гына түгел, илнең мәдәни мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертә. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, 21 гасыр башындагы иң зур археологик проектта катнашуда Татарстанның үз фәнни мәнфәгатьләре дә бар. КДУ студентлары бу тарихи миссиядә катнашып зур күнекмәләр ала, чын мәгънәсендә тормыш мәктәбе уза. Дәүләт Советы рәисе Татарстан җитәкчелегенең бу проектка тулысынча теләктәшлек белдерүен җиткерде. Берничә елга исәпләнгән (2009 елга кадәр дип фаразлана) проектта безнең студентлар һәм галимнәрнең алга таба да катнашырга әзер булуларын белдерде. РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге үз чиратында Татарстан, КДУ җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар белдергәнчә, киләсе елда экспедициядә катнашучы вузлар географиясен тагын да артыру идеясе бар. Алар арасында, һичшиксез, янәдән Казан университеты студентларын күрергә телиләр.
Икенче смена тәмамланырга атнадан азрак вакыт калып бара. Казан студентлары элемтә вакытында туган төбәкләрен, якыннарын сагынуларын яшермәде. Шул ук вакытта аларның бер ай эчендә инде тәмам ияләнгән, яңа дуслар тапкан җирдән китәселәре килми. Быелга безнең төркемнең эше шуның белән тәмамлана. Тик моңсуланырга иртәрәк. Сергей Шойгу экспедициянең быелгы өлеше тәмамлангач, сентябрь ахыры-октябрь башларында Мәскәүдә анда катнашучы студентларны Бөтенроссия слетына җыю идеясе хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз