news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

«Күпсанлы газета-журналлар, республика телевидениесе һәм радиосы, интернет-басмалар - гражданлык җәмгыяте институтының аерылгысыз бер өлеше булып тора», - диелә котлауда

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлау белән чыкты.

“Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Татарстан - бүген илнең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе. Күпсанлы газета-журналлар, республика телевидениесе һәм радиосы, интернет-басмалар - гражданлык җәмгыяте институтының аерылгысыз бер өлеше, кешеләр аңына тәэсир итүнең иң әһәмиятле чарасы булып тора. Бу сезнең профессиональ осталыгыгыз, социаль мәсьәләләрне аңлатуга җаваплы мөнәсәбәтегез нәтиҗәсе. Басма сүзне, каләм көчен тиешле тарафларга юнәлтеп, сез җәмгыятьтә сәяси тотрыклылык булдыруга, дәүләт һәм җәмәгать оешмаларының үзара эшчәнлегенә, халыкара тынычлыкны, гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итәсез.

Бүген дәүләт хакимияте органнары белән массакүләм мәгълүмат чаралары үзара аңлашып эшли. Шунысы игътибарга лаек: журналистиканың төп миссиясе – кешеләргә кирәкле мәгълүматны җиткерү, тормышның көн саен үзгәреп торган вакыйгаларын дөрес итеп чагылдыру, аларга гадел бәя бирү, массмедиа чаралары аша демократия һәм толерантлык, патриотизм, гуманизм, кеше хокукларына хөрмәт тәрбияләү.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең каләм көче, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия һәм Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим”, - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100