news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан регионнар арасында көндәшлекне саклап кала алды

Татарстан Федераль бюджеттан 47,8 млрд сум күләмендә ярдәмгә дәгъва кыла.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан регионнар арасында көндәшлекне саклап кала алды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел “Президент” программаларының 35 се дә гамәлгә ашырылган. Социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен 2016 елда бюджеттан барлыгы 11 млрд сум акча юнәлдерелгән.

Бу хакта бүген Россия Федерациясе Федераль Җыен депутатлары, Федерация Советы әгъзалары белән очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

“Билгеле булган кыенлыкларга карамастан, Татарстан регоиннар арасында көндәшлекне саклап кала алды. Монда Федераль Җыен депутатлары өлеше дә зур. Безнең мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе турыдан-туры республика үсешенә йогынты ясый”, - диде ул.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, быел Татарстан Федераль бюджеттан 47,8 млрд сум күләмендә ярдәмгә дәгъва кыла. Расланган лимит күләме исә 39,5 млрд сум.

2016 елда Татарстан 21 дәүләт программасында һәм 14 федераль максатчан программада катнашырга гариза биргән. (Россиядә барлыгы 42 программа гамәлгә ашырыла). Программалар кысаларында дәгъва кылына торган акча күләме 40,1 млрд сум тәшкил итә. Шуларның 32,6 млрд сум лимиты расланган.

Финансларның күп өлеше авыл хуҗалыгы үсешенә тотылачак. Бу уртача 7,7 млрд сум. Шулай ук транспорт системасын үстерүгә 7,3 млрд сум, социаль ярдәмгә 5,1 млрд сум, сәламәтлек саклауга 2 млрд сум, гражданнарны уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүгә 1,9 млрд сум акча юнәлдерү ниятләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot