news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Казан Ратушасында күзәтчелек ведомствосының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Өч гасырлык тарихында прокуратура органнары ведомство үсешендә зур алга китеш ясады һәм тәртипне контрольдә тотуда гаять зур тәҗрибә туплады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында шул хакта хәбәр итте.

«Прокуратура кешенең хокукы һәм ирегенә, гражданин һәм дәүләт мәнфәгатьләренә кул сузу омтылышыннан ышанычлы киртә булып тора. ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең хезмәт бурычын намус белән үти һәм барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияли», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул быел ТР Президентын сайлау узачагын, бу процесста күзәтчелек ведомствосы зур роль уйнаячагын билгеләп үтте.

«ТР Прокуратурасы алдында сайлау процедурасының законлылыгын тәэмин итүне контрольдә тоту бурычы тора», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100