news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде

Дәүләт Советы Татарстан Президентының Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде
Рамиль Гали

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илдар Халиков эшеннән азат итүне сорап, бергә зур мәктәпне узган республика Президентына мәрәҗәгать итте. Бу уйланылган карар булуына ышанам. Татфондбанк белән килеп чыккан хәл дә моңа этәргеч ясамый калмагандыр, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дәүләт Советы Татарстан Президентыннан Хөкүмәт алдында торган мәсьәләләрне оператив рәвештә чишергә керешерлек яңа Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә».

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100