news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

«Бу эш даими профессиональлек һәм күңелеңне биреп эшләүне, нык булуны үз һөнәреңне яратуны һәм батырлык таләп итә», - ди парламентарий рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанның «Пирамида» комплексында узган бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу эш даими профессиональлек һәм күңелеңне биреп эшләүне, нык булуны үз һөнәреңне яратуны һәм батыр булуны таләп итә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гомерегезне куркыныч астына куеп, безнең республикада яшәүче һәркемгә кирәкле хезмәт куясыз», — диде ул.

Ул «Следствие ведут знатоки» сериалындагы танылган җырның берничә юлын да укыды.

«Сезнең хезмәт куркыныч һәм авыр. Беренче карашка күренми дә кебек. Бу сез саклый, кисәтә һәм коткара торган авырлыклар, тормыш чынбарлыгы белән очрамаган кешеләргә күренми. Бу Татарстан буенча полиция хезмәткәрләренең зур хезмәте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot