news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Милли музеенда комсомолның йөз еллыгына күргәзмә ачты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе үз вакытында комсомол оешмасында уңышлы яшьләр тора иде диде.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ВЛКСМга нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли музеенда “Комсомол тарихы — ил тарихы” күргәзмәсен ачты.

“Ил үсешендә шушындый тарихи вакыйгалар булу сөенечле. Комсомол оешмаларында үз вакытында уңышлы яшьләр тора, тәрбияләнә, үсә иде”, - диде Дәүләт Советы рәисе музейда шушындый күргәзмә әзерләнүенә рәхмәт белдереп.

Экспозициядә Татарстан комсомолларының эше, хезмәт уңышлары белән дан тоткан төзелеш отрядлары турында сөйләнә.

Күргәзмә 24 ноябрь киченә кадәр эшли.

  • Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр оешмасы КПССка кадрлар резервы буларак төзелә.
  • ВЛКСМ 1991 елның сентябрендә эшләүдән туктый. 70 ел эчендә комсомол сафларында 200 миллионлап яшь кеше тәрбияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100